Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ассоциация "Cовет муниципальных образований
Республики Татарстан"
рус
тат
Сорау бирү
Совет турында
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе президиумы
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциацисе ревизия комиссиясе
"Татарстан Респубилкасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе аппараты
Эшчәнлек
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Татарстан Республикасының якташлар җәмгыятьләре
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Президиум карарлары
Съезд материаллары
Муниципаль бүләкләр
Методик һәм мәгълүмати материал
Коррупциягә каршы көрәш
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Халык мөрәҗәгатьләре
Элемтә өчен мәгълүмат
Сораулар-җаваплар
Интернет-кабул итү
Муниципаль берәмлекләр өчен конкурслар
2018
2017
2016
Архив
ТИС ларның төсе
2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Бүген Кремльдә ТР муниципаль берәмлекләре Советы прездиумының быелгы беренче утырышы уздырылды.Видеоконференция тәртибендә барган бу чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары—ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов,ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы hәм җирле үзидарә Комитеты рәисе Валентина Липужина,Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре,министрлыклар hәм ведомстволар җитәкчеләре,муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары катнашты. Утырышны ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды.
Тикшерүгә куелган мәсьәләләрдән аерата кызыксыну тудырганы—муниципаль берәмлекләрдә эш җәелдереп килгән территориаль иҗтимагый советлар(ТИС лар) булды.
Минсәгыйть Шакиров әйтүенчә,ТИС лар төзүдә hәм аларның эш алып баруында беркадәр тәҗрибә тупланды инде.
Шушы ТИС лар төзелгән муниципаль берәмлекләр территорияләрендә хәзер 550 мең кеше яши,ягъни 3,8 миллион кешесе булган республика өчен әлеге сан үтә кечкенә түгел. Бер үк вакытта ТР муниципаль берәмлекләр Советы ТИС лар тәҗрибәсе туплаган Волгоград,Архангельск өлкәләренең үрнәген актив төстә өйрәнә.
“ТИС лар хәрәкәте—ул үз территорияләрендә хакимият белән бергәләп тормыш дәрәҗәсен күтәрергә омтылган энтузиастлар,тормышка битараф булмаган кешеләр берлеге.Халык белән элемтәне аргы яктан ныгыткан хәрәкәт безгә бик тансык.Кешеләрнең ихтыяҗын белеп,ишетеп тору безгә бик кирәк.Бигрәк тә шәhәрдәгеләр өчен.Авыл җирендәге вакыйгалар безгә тиз килеп ирешә. Гомумән,территориаль иҗтимагый советлар аркылы без эшне тизрәк җанландыра төшәрбез дигән өмет бар”, дип фикер йөртте М.Шакиров.
Җирле үзидарәне оптимальләштерү шартларында ,беренчедән,территориаль иҗтимагый советлар муниципалитетларга кадрлар җитешмәүне бер хәтле җиңеләйтер дигән өметтә торабыз,дип өстәде башкаручы сәркатип урынбасары,муниципаль берәмлекләр Советының юридик идарәсе башлыгы Луиза Курманова.
Икенчедән,ТИС лар сәүдә итү(закупка) законы тәэсиренә эләкми,шунлыктан урындагы мәсьәләләрне чишкәндә аңарга сатулашу,аукцион процедурасын үткәрергә кирәк булмый,бу үз чиратында вакытны янга калдырырга,сатулашу(торги)чыгымнарын экономияләргә мөмкинлек бирә.
Әгәр ТИС лар юридик зат статусын да алса,җирлекләрдәге проблемаларны чишүдә бизнес-структураларны ,җәмәгать оешмаларын hәм башкаларны да эшкә актив тартырга мөмкинлек бирәчәк. ТИС ларның торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегендә катнашу мөмкинлеге дә ачыла. Шуның барәбәренә идарә итүче компанияләрнең эшчәнлеген контрольгә алуда катнашырга мөмкинлек ачыла.
“Муницпаль берәмлекләр җитәкчеләренең игътибарын территориаль иҗтимагый үзидарәгә тартырга тырышсак та,без зур уңышларга ирешә алмадык.Лаештагы яхшы үзгәрешне генә искә алрга мөмкин.2013 елда биредә өч ТИС оешканын хәбәр иттеләр.Күптән түгел Кама Тамагы районында 20 ТИС оешкан!”дип йомгаклады сүзен Л.Курманова.
Республикада ТИС ларның урыннарда үрчеп китмәвен гражданнарның үзидарә эшендә активлашмавын,ТИС ларны хәзергә дәүләт яклавына алмау белән аңлатырга була”,дигән фикерне куәтләде Л.Курманова.
“Территориаль иҗтимагый үзидарәнең шәhәрләрдә hәм авылларда эшләп китү перспективаларын өйрәнү өчен без урыннарда күпме ТИС лар булдырырга,аларны финанслау өчен күпмерәк акча тотарга туры киләчәген белештек.Республикада 230 ТИС оештырып,аларны финанслауга 113 миллион сум акча кирәк булачагын ачыкладык.Бары Казан шәhәреннән генә мәгълүмат ала алмадык”,диде чыгыш ясаучы.
ТР муницпаль берәмлекләр Советы социаль проектлар конкурсы буенча Положение үрнәген ТР Министрлар Кабинетына җибәрде.
ТИС ларның алга таба Татарстанда җәелеп китүе өчен,Л.Курманова әйткәнчә,аерата инициативалы гражданнарны табып,аларның территориаль иҗтимагый үзидарә оганнарында катнашып китүен тәэмин итәргә кирәк.
“Үзебезнең иң яхшы ТИС ларның тәҗрибәсен киң таратырга муниципаль берәмлекләр порталында даими бит ачуны да максатка ярашлы дип исәплибез.
ТР Министрлар Кабинеты территораль иҗтимагый үзидарәне үстерү,яклау йөзеннән республика программасы булдырып,конкурс оештырып,җиңүчеләргә грантлар да билгели алса,нинди уңышлы адым булыр иде.
ТИС җитәчеләренә,аларның активистларына республика бюджетыннан финанс ярдәме сорау да урынлы булыр кебек”,диде чыгыш ясаучы.
Әлеге тәкъдмнәр Президиумның тиешле карарлары белән расланды.
Утырышта муниципаль берәмлекләрдә күмәртәләп hәм ваклап сату базарларын үстерү, Россия hәм Татарстанның дәүләт символларын рәсми файдалануның тәртибе мәсьәләләре hәм башка төрле сорулар тикшерелде.
ТР муниципаль берәмлекләр Советы Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2023 ел
Җирле үзидарә көне белән котлау
Җирле үзидарә көне белән котлау
22
июнь, 2022 ел
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте
Бүген 22 июнь, Хәтер һәм кайгы көнендә, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте
20
апрель, 2022 ел
Җирле үзидарә көне белән котлау
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинның Җирле үзидарә көне белән котлавы
12
май, 2021 ел
Ураза бәйрәме белән тәбрикләү
Ураза бәйрәме белән тәбрикләү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз