Үзара салым тирәсендә фикерләшү

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
30 гыйнварда ТР муниципаль берәмлекләр Советында муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары,район финанс-бюджет палаталары рәисләре катнашында районнар hәм авыл җирлекләре арасында аерым вәкаләтләрнең бүленешенә багышланган эшлекле киңәшмә булып узды.
Республика муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендә үткәрелгән әлеге чарада ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше hәм җирле үзидарә Комитеты башлыгы Альберт Хәбибуллин,ТР Президенты Аппаратының,Дәүләт Советының,Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез,2013 елның ахырында республика хөкүмәте карары белән гражданнар тарафыннан җыелган үзара салым акчасына республика бюджетыннан бергә дүрт нисбәтендә өстәмә финанс бирелә. Шундый күләмдә республика бюджетыннан авыл җирлекләренә керткән өлеш авылда гражданнар активлыгын арттырды. Нәтиҗәдә 2014 елда 658 муниципаль берәмлектә гражданнарның үзара салымнарын туплау буенча референдумнар уздырылды. Җыелган салымнарның күләме 80 милион сумнан артып китте.Шул акча күләменә дүрт тапкыр өстәмә авыл җирлекләре өлешенә чыкты. Референдумнар уздырган 40,7 процент җирлекләрдә акчаны юл төзүгә юнәлтергә булдылар.Шул исәптән күперләрне карарга да өлеш чыкты.19 процент күләмендәге акча авыл зиратларын карарга бирелде.Ә 17 процент күләме чишмәләрне карарга,4,4проценты hәйкәлләрне төзекләндерергә юнәлтелде.
Авыл җирлекләре быел да үзара салым җыюны дәвам итәргә ниятлиләр. Әмма 136-Федераль закон нигезендә әлеге мәсьәләләрне чишү җирлекләрдән район дәрәҗәсенә бирелде. Шул ук вакытта республика дәрәҗәсендә “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” дигән законда республиканың авыл җирлекләренә 15 мәсьәләне хәл итү тапшырылган иде. Ягъни 13 федераль вәкаләт өстенә 2 вәкаләт китереп кушылган иде. Бу-көнкүрештә тупланган чүп-чар hәм отходларны чыгару hәм ритуаль йолалар хезмәте күрсәтү, зиратларны карап тору да кушылган иде.
Киңәшмәдә катнашучылар федераль закон тудырган коллизияне чишү юлларын эзләделәр. ТР муниципаль берәмлекләр Советының юридик идарәсе 131-ФЗ законының җирле үзидарәгә биргән хокуклары урыннардагы муниципаль берәмлекләргә район муниципаль органы белән вәкаләтләрне бүлешеп,аларның бер өлешен җирлекләргә тапшырып,аларга тиешле финансларны да күчерә ала дип киңәш бирде.
Әлеге килешүләр билгеле бер срокка төзелә ала. Шушы килешүләрнең үтәлү срогы hәм аларның төгәлләнү сроклары,яисә аларны хәтта алданрак өзү дә карала. Бюджетара трансфертның еллык күләме(тапшырылган вәкаләтләрне искә алып) билгеләнә
Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда финанс санкцияләре дә күздә тотыла. Хаталарны кисәтү күзлегеннән чыгып,республика юстиция министрлыгы муниципалларның хокукый үрнәкләрен,Килешүләрнең проектларын эшләп бирде. Бу документлар муниципаль берәмлекләр адресына җибәрелде.
ТР муниципаь берәмлекләр Советы белгечләре үз чиратларында  муниципалитетларга кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер.
Республикада үзара салымнарны җыю уңеннан хокукый механизм корып куелды. Киңәшмәдә катнашкан финанс-бюджет палатасы рәисләренә вәкаләтләрне җирлекләргә тапшырганда урыннарга тиешле күләмдә финанслар да күчерелергә тиешлеге аңлатылды.
Муниципалитетлар вәкилләренә ТР муниципаль берәмлекләре Уставларына үзгәрешләр кертүнең нинди хәлдә булуы хакында да мәгълүмат җиткерелде.Чөнки ул Уставларның күпчелек өлеше инде яңартылган федераль законнарга туры килми.


  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International